news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә ковид пневмонияләре саны 10 процентка арткан

Яңа коронавирус инфекциясен йоктырган татарстанлыларда әлеге авыру еш кына пневмония рәвешен ала. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Узган атнада коронавирусның 51 очрагы теркәлгән. 2023 ел башыннан алып Татарстан халкына коронавирус диагнозы 13 603 тапкыр куелган, пандемия чорында 207 меңгә якын очрак теркәлгән.

«Алда – кискен вирус инфекцияләре сезоны, димәк, авыру йоктыручылар артачак дигән сүз. Без инде яңа коронавирус инфекциясе структурасында үзгәрешләр күрәбез. Әгәр элегрәк коронавирус очракларының 98 процентка якыны симптомнарсыз яки ОРВИ тибы буенча узуы хакында сөйләсәк, соңгы атнада пневмонияләр өлешенең артуын күрергә мөмкин. Ул узган атнада 12 процент тәшкил итте, ә моннан алдагы атнада 2 процент кына иде», - дип искәртте Любовь Авдонина.

Санитар табиб татарстанлыларга җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм авыру йоктырудан саклану өчен антисептиклар кулланырга киңәш итте.

Билгеләп үтелгәнчә, коронавирусның Татарстанда бары тик омикрон штаммы гына таралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100