news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер атна эчендә коронавирус йоктыручылар саны ике тапкыр кимегән

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 57 очрагы теркәлгән, 12 кеше хастаханәгә озатылган. Республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар кимүен дәвам итә: җиде көн эчендә – 2 апрельдән бирле – ул ике тапкыр азайган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Әле бер атна элек кенә республикада 121 очрак теркәлгән иде. Ә инде сишәмбе көнне, 4 апрельдә, бер тәүлек эчендә коронавирус йоктырган пациентлар саны йөздән кимеде һәм бу тенденция дәвам итте.

Узган тәүлектә 120 кеше савыккан, үлем очраклары теркәлмәгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 204 324 очрагы ачыкланган, 201 596 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100