Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атна эчендә ипи, он һәм май кыйммәтләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда бер атна эчендә, 12-19 августта, кыяр, бодай оны, шулай ук арыш һәм арыш-бодай ипие кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Бер атна эчендә кыярның бәясе 6,81 процентка артып, килограммы 95,84 сумга җиткән. Дуңгыз ите – 1 процентка (хәзер аның килограммы 303,84 сум тора), ак май һәм көнбагыш мае – 777,99 һәм 120,65 сумга, майлылыгы 2,5-3,2 процент тәшкил иткән сөт – 86,79 сумга, бодай оны – 42,57 сумга, арыш һәм арыш-бодай ипие 67,43 сумга кадәр арткан.
Моннан тыш, Татарстанстат җиде көн эчендә бәясе кимегән азык-төлекне дә билгеләп үткән. Әйтик, кишернең килограммы – 4,18 процентка (хәзер ул 51,84 сум тора), чөгендер – 2,8 процентка (50,72 сум), бәрәңге 3,58 процентка (50,65 сум) арзанайган. Балалар өчен яшелчә консервалары, кәбестә, башлы суган һәм бананның бәясе 1 процентка кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз