Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер атна эчендә йомырка һәм яшелчә бәясе төшкән
Татарстанда бер атна эчендә йомырка, сөт продукциясе һәм кайбер яшелчәләргә бәяләр төште. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат китерә.
Республикада бер дистә йомырканың уртача бәясе 2,4 процентка кимеде һәм 74,39 сум тәшкил итте. Шулай ук каймак – 2,14 процентка, килограммы 294,4 сумга кадәр, кефир – 2 процентка, килограммы 99,4 сумга кадәр, һәм дуңгыз ите – 1,6 процентка, килограммы 345,2 сумга кадәр арзанрак.
Кайбер яшелчәләргә дә бәяләр кимү теркәлгән. Бәрәңге 2,6 процентка – килограммы 72,6 сумга кадәр, суган – 2,7 процентка, 61 сумга кадәр, чөгендер – 3,5 процентка, 45,6 сумга кадәр арзанайды. Бәясе кимегән продуктлар исемлегенә шулай ук кишер, кыяр һәм помидорлар да кергән – бер атна эчендә аларның бәясе 10,5 процентка кадәр кимегән.
Шул ук вакытта Татарстанда аерым продуктлар кыйммәтләнә башлады. Барыннан да бигрәк бер атна эчендә шикәр бәясе арткан – 2,7 процентка, килограммы өчен 75,4 сумга кадәр. Тавыкның бәясе 2,1 процентка арткан һәм килограммы 227 сумга җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз