news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә бозау ите очсызланган, ә помидорлар кыйммәтләнгән

Татарстанда 6 – 13 октябрь аралыгында бозау итенең бәясе 88 тиенгә төшеп, бер килограммы өчен 633,86 сум булган. Бу хакта Татарстанстат статистикасы мәгълүматларыннан күренә.

Шулай ук республикада маргарин (-2,34 сум, 1 килограммы өчен 259,97 сум), каймак (-89 тиен, бер кг 293,29 сум), эремчек (-58 тиен, килограммы 465,86 сум), сырлар (-3,66 сум, килограммы 823,97 сум), печенье (-1,51 сум, 1 килограммы 243,78 сум), макароннар (-63 тиен, килограммы 73,47 сум) арзанайган.

Әлеге чорда Татарстанда яшелчәләрдән суганның (-96 тиен, 1 килограммы 35,33 сум), кишернең (-53 тиен, килограммы 32,15 сум) бәясе төшкән.

Әмма шул ук вакытта дуңгыз ите (+5,17 сум, килосы 370,84 сум) һәм помидор (+12,29 сум, килограммы 152,89) сизелерлек кыйммәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot