Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бер атна эчендә бензинның барлык маркаларының бәясе күтәрелде
Татарстанда узган атнада, 24 апрельдән 2 майга кадәр, барлык маркалы бензинга бәя арту күзәтелә. Татарстанстат мәгълүматлары шуны күрсәтә. Шул исәптән, ел башыннан бирле беренче тапкыр АИ-98 маркалы бензин бәясе күтәрелде, аның бер литры 13 тиенгә кыйммәтләнеп, 60,9 сумга кадәр җитте.
АИ-92 күрсәтелгән вакыт эчендә 1 тиенгә кыйммәтләнде – бер литры 46 сум тора. АИ-95 бәясе шулай ук 1 тиенгә күтәрелде – 49,55 сумга сатыла.
Дизель ягулыгына бәяләр узган атнада элеккеге дәрәҗәдә сакланып калган – бер литры 54,63 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз