news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә автомобиль ягулыгына бәяләр үзгәрмәде

Казанда 27 май – 3 июнь атнасында бензин һәм дизель ягулыгының барлык маркаларына бәяләр тотрыклыланды. Татарстанстат шундый мәгълүматлар чыгарды.

Статистик ведомство мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән чорда АИ-95 бензинының бер литры өчен уртача бәя 49,3 сум дәрәҗәсендә калган. Ә дизель ягулыгының бер литры 52,3 сум тора. АИ-92 һәм АИ-98 бензинының бер литры автомобиль йөртүчеләргә 45,9 һәм 59,2 сумга төшә.

Бер атна элек Татарстанда АИ-95 маркалы бензинның һәм дизель ягулыгының бәясе төшү күзәтелгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot