news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә АИ-98 бензины кыйммәтләнде

Агымдагы елның 13-20 мае аралыгында Татарстанда АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнде. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе 0,32 процентка: литрына 68,08 сумнан 68,30 сумга кадәр артты. Моннан бер атна элек ул ун тиенгә арзанайган иде, әмма хәзер исә төшкән бәя тулысынча кире кайтты.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин, дизель ягулыгы бәясе үзгәрешсез кала: литрына 49,65, 53,63 һәм 59,97 сум.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, апрель аенда Татарстанда инфляция еллык күрсәткечтә 7,67 процентка кадәр тизәйде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә агымдагы елның 1 мартыннан гамәлдә булган бензин экспортына тыю вакытлыча туктатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot