news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер атна эчендә АИ-92 маркалы бензин кыйммәтләнде, дизель ягулыгы арзанайды

Татарстанда 29 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр, нигездә, АИ-92 маркалы бензин кыйммәтләнде. Бу ягулыкның бәясе 5 тиенгә артты һәм литры 57,63 сумга җитте, диелә Татарстанстат мәгълүматларында.

Әлеге чорда шулай ук АИ-95 маркалы бензин бәясе дә артты. Бензинның бу маркасы 2 тиенгә кыйммәтләнде, хәзер аның литры 62,13 сум тора. Үз чиратында, АИ-98 шул ук вакыт эчендә 4 тиенгә, литры 83,52 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта, республикада бер атна эчендә дизель ягулыгы 10 тиенгә арзанайды, хәзер аның литры 67,92 сум тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot