news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензовозга ут капкан - фото

24 тонна мотор мае төягән бензовоз Татарстан Баулы районы трассасы буенча хәрәкәт иткән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Кичә 18.30 сәгатьтә бердәм диспетчер хезмәтенең 112 номерына Татарстан Баулы районында Мәскәү-Чиләбе М-5 трассасында бензовоз януы турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Якындагы янгын-коткару часте һәлакәт урыннан 10 чакрым ераклыкта булган. 12 минуттан янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Ачыкланганча, хәрәкәт иткәндә 24 тонна мотор мае төягән MAN йөк машинасының тәгәрмәченә ут капкан.

Янгынны тиз сүндергәннәр, мотор маена ут кабарга өлгермәгән. Янгын чыгуның якынча сәбәбе - транспорт чарасының системасы, механизмнары төзексезлеге.,

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100