news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бензовоз трассадан юл кырыена төшеп киткән

Һәлакәт бүген иртән Иске Кормаш авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”). Татарстанда бензовоз трассадан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт турында хәбәр бүген иртән 112 экстрен хезмәте номерына килгән. “Мерседес” бензин ташу машинасы Иске Кормаш авылыннан ерак түгел урында юл кырыена төшеп киткән.

Гадәттән тыш хәл булган урынга 103 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар оператив рәвештә һәлакәткә очраган автоцистернаның аккумуляторын сүндергән, ягулык түгелмәгәнлеген тикшергән. Һәлакәт җитди булса да, цистернага зыян килмәгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә бензовоз йөртүченең күкрәк читлеге бәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot