Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы белән авариядә йөкле хатын-кыз зыян күргән
Юл-тарнспорт һәлакәте бүген кичке бишләр тирәсендә Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бензовоз һәм чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә йөкле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде.
Шаһитлар сүзләренчә, фаҗига бүген, 17.00 сәгатьтән соң Чаллы-Түбән Кама автоюлында булган. «Скания» бензовозы белән «Сузуки» кроссоверы кара-каршы бәрелешкән.
Бәрелешкәннән соң, йөк машинасы юл кырыена төшеп киткән, ә чит ил машинасы юл кырыена чыккан.
«Һәлакәттә „Сузуки“ автомобилендә утырган йөкле хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде шаһитлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз