news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензинның ике маркасы һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Татарстанда бензинның ике маркасы һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде
Фото: © «Татар-информ»

Узган атнада, 17-23 июньдә, Татарстанда бензинның ике маркасына һәм дизель ягулыгы бәяләре артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

АИ-95 маркалы бензинның 1 литры 53,66 сум калды, шул ук вакытта АИ-98 маркалы бензин 5 тиенгә артты, хәзер 1 литры өчен 68,82 сум түләргә кирәк. Ә АИ-92 маркалысы 1 тиенгә артып, 49,69 сум булды.

Дизель ягулыгының бәясе 7 тиенгә артты һәм 1 литрын 60,27 сумга сатып алырга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100