news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан

Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан
Фото: «Татар-информ»

Июньнең беренче атнасында Татарстанда бензинның барлык маркаларының һәм дизель ягулыгының бәясе арткан. . АИ-98 һәм башка югарырак маркалы бензинның литры 35 тиенгә яки 68,71 сумга кадәр, дизель ягулыгы 8 тиенгә яки 60,2 сумга кадәр арткан. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1 тиенгә арткан, хәзер 1 литрының бәясе 49,68 сум тәшкил итә. АИ-95 маркалы бензин да 2 тиенгә артып, 53,66 сумга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100