news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгының бәясе бераз төште

Татарстанда бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгының бәясе бераз төште
Владимир Васильев

9-16 октябрьдә Татарстанда дизель ягулыгы һәм бензинның барлык маркаларының бәясе бераз төште. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Шул ук вакытта дизель ягулыгының бәясе 0,14 процентка кимеде, ягъни литры 59,67 сум булды. АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин 0,09 процентка арзанайды. Беренчесенең бәясе 4 тиенгә төште, хәзер литры 49,59 сум тора, икенчесе 5 тиенгә арзанайды, ягъни литры 53,57 сум булды.

Республикада АИ-98 маркалы бензин 0,04 процентка, ә югарырак марка 4 тиенгә арзанайды, ягъни 66,01 сумга кадәр.

2022 елның декабреннән Татарстанда АИ-92 маркалы бензин 8 процентка артты, АИ-95 - 8,4 процентка, АИ-98 — 9,38 процентка, ә дизель ягулыгы — 10,05 процентка.

21 сентябрьдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгы экспорты тыелды, 9 октябрьдән ул өлешчә гамәлдән чыгарылды. 1 октябрьдән ягулык демпферы торгызылды, аның ярдәмендә эчке базарда продукция саткан өчен нефтьчеләрнең кимегән кеременә компенсацияләр артты.

Әле сентябрь ахырында ук Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән киңәшмәдә чыгыш ясаганда ук ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру өчен кабул ителгән чараларның җитмәве турында белдерде.

«Бәя ваклап сатуда үсә. Чаралар кабул ителде, ә бәяләр үсә. Анда башка звеноларда ниләр була, бу кулланучыны аз кызыксындыра. Кулланучыга нәтиҗә кирәк», - диде ул шул вакытта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100