Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бензинга һәм дизель ягулыгына бәя артты
8-15 июль аралыгында Татарстанда барлык маркадагы бензин һәм дизель ягулыгына бәя кинәт артты. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
Барыннан да бигрәк АИ-98 һәм аннан да югары маркадагы бензин кыйммәтләнгән – бер литр өчен 1 сум да 6 тиенгә артып (1,5 процент), 69,90 сумнан 70,96 сум булды. Ә дизель ягулыгы 64 тиенгә арткан (1,1 процент) һәм бер литры өчен 60,47 сумнан 61,11 сум булган.
АИ-95 маркалы бензин 52 тиенгә кыйммәтләнгән (1,0 процент) һәм бер литры өчен 54,02 сумнан 54,54 сумга әйләнгән. АИ-92 маркалы бензин 42 тиенгә артып (0,8 процентка) бер литры өчен 49,85 сумнан 50,27 сум булган.
Шуны да искәртергә кирәк, июнь йомгаклары буенча, АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда 0,9 процентка, АИ-95 1,1, АИ-98 һәм аннан да югары маркалы бензин 0,8 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз