news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы арзанайды

Ягулыкның ваклап сату бәясе кимү тенденциясе тулаем Россия буенча күзәтелә.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган атнада (30 августтан 6 сентябрьгә кадәр) бензин һәм дизель ягулыгының уртача ваклап сату бәясе арзанайды, диелә Росстат материалларында.

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензинның бәясе 14 тиенгә кимеде, хәзер алар 44,75 һәм 48,15 сум тора. АИ-98 маркалы бензин 13 тиенгә арзанайды, бүген ул 56,8 сумга сатыла.

Дизель ягулыгы исә бер тиенгә арзанайды, хәзер аның бәясе 48,65 сум тәшкил итә. Бер атна элек бензин һәм дизель ягулыгының бәясе артмады – алар моннан алдагы атна дәрәҗәсендә тотрыкланды.

Ягулыкның ваклап сату бәясе кимү тенденциясе тулаем Россия буенча күзәтелә. «КоммерсантЪ» газетасы хәбәр иткәнчә, бензин һәм дизель ягулыгы ел дәвамында беренче тапкыр арзанайган. Моңарчы бәяләр 2020 елның 7-13 сентябрендә кимегән иде. Ул чагында бензин бәясе бер тиенгә арзанайды.

news_right_1
news_right_2
news_bot