Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бензин җитештерү 1,5 тапкырга артты
Татарстанда агымдагы елның гыйнвар аеннан октябрьгә кадәр 2,4 млн тонна бензин җитештерелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр күбрәк.
Бензиннан тыш, 2022 елның беренче 10 аенда 9,4 млн тонна дизель ягулыгы җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда, өчтән бергә күбрәк. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Гомумән алганда, хисап чорында Татарстанда нефть эшкәртү 15,5 млн тоннага кадәр артты, бу 2021 ел белән чагыштырганда 15,3 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз