news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе соңгы атнада үзгәрмәде

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе соңгы атнада үзгәрмәде
Владимир Васильев

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының уртача бәясе соңгы атнада үзгәрмәде диярлек. Исегезгә төшерәбез, ягулык сентябрь ахырыннан арзаная башлады. Татарстанстат мәгълүматлары шул хакта хәбәр итә.

16-23 октябрь көннәрендәге мәгълүматларга караганда, АИ-92 маркалы бензин, бер атна элек кебек үк, литрына 49,59 сум тора, АИ-95 53,57, ә АИ – 98 66,01 һәм аннан да югарырак.

Дизель ягулыгын литрына уртача 59,67 сумга сатып алырга мөмкин булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100