news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе артуы дәвам итә

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгының бәясе артуы дәвам итә

Татарстанда узган атнада бензинның барлык маркаларына һәм дизель ягулыгына бәяләр кабат артты. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

АИ-92 маркалы бензин 0,39 процентка яки 18 тиенгә арткан, хәзер 21 августка бер литры 48,42 сум тора (элек - 48,24).

7-13 августта АИ-95 маркалы бензинның бәясе 52,25 сум булса, узган атна азагына литры 52,59 сумга җиткән яки 0,67 процентка арткан.

Бензинның АИ-98 маркасы 0,31 процентка арткан, ягъни литры 63,92 сумнан 64,12 сумга кадәр.

Бигрәк тә дизель ягулыгының бәясе арткан (0,75 процент), хәзер бер литры 56 сумнан артык тәшкил итә. Элек аның литры 55,6 сум тора иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot