news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

Узган атнада – 28 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр Татарстанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына бәяләр артты. Татарстанстат шундый мәгълүмат урнаштырган.

Аеруча АИ-95 кыйммәтләнде. Аның бәясе литрына 6 тиенгә артты, ягъни 49,4 сумнан 49,46 сумга кадәр күтәрелде. Дизель ягулыгы бу вакыт эчендә, 2 тиенгә артып, бер литры өчен 53,6 сум булды, ә АИ-92 маркасының бер литры 1 тиенгә кыйммәтләнде һәм 45,96 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта АИ-98 һәм аннан югарырык маркалы бензин бәяләре элеккеге дәрәҗәдә калган – бер литры 60,77 сум тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бензинның бу маркасы, шулай ук дизель ягулыгы ел башыннан бирле 3 сумга диярлек кыйммәтләнгән, ә АИ-92 һәм АИ-95 бәяләре узган ел ахырына караганда бераз түбәнрәк кала.

news_right_1
news_right_2
news_bot