Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы арзаная башлады
Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр төшә башлады. 25 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр бер атна эчендә АИ-98 маркасы һәм аннан югарыраклар гына кыйммәтләнгән. Бу — Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.
Мәсәлән, АИ-92 бензины бәясе 0,17 процентка — 49,64 сумга кадәр төшкән. АИ-95 маркасы 0,26 процентка — 53,63 сумга кадәр арзанайган. Дизель ягулыгының литры 0,04 процентка арзанаеп, 59,8 сумга төшкән.
Шул ук вакытта АИ-98 һәм аннан югарыраклар 1,45 процентка — 66,47 сумга кадәр үскән.
Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрьдән Россиядә бензин һәм дизель ягулыгы экспортын тыю гамәлгә керде. Моннан тыш, 1 октябрьдән ягулык демпферы торгызылган. Аның ярдәмендә эчке базарда продукция сату өчен нефтьчеләрнең чыгымнарын компенсацияләү арткан.
Сентябрь ахырында Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт белән киңәшмәдә чыгыш ясап, ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру өчен кабул ителгән чаралар җитәрлек түгел дип белдерде.
«Бәяләр ваклап сатуда арта. Чаралар күрелде, ә бәяләр арта. Башка звеноларда ни булуы кулланучыны кызыксындырмый. Кулланучыга нәтиҗә кирәк», — дип мөрәҗәгать иткән иде ул чарада катнашучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз