news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бензин бәясе арту дәвам итә

Татарстанда 29 июльдән 5 августка кадәр барлык маркалы бензинның бәясе артты, дизель ягулыгына бәя үзгәрмәгән диярлек. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Хисап чоры башланганчы, АИ-92 маркалы бензин 50,38 сум булган булса, 5 августка ул 51,10 ( 1,4 процент) булган. моннан тыш, АИ-95 маркалы бензин 55,34 сум булган (баштагы бәясе 54,63 сум, 1,3 процент), АИ-98 һәм аннан югары маркалы бензиннар – 71,31 сум (башта 72,21 сум булган, 0,1 процент).

29 июльгә дизель ягулыгы 61,16 сум булган, ә 5 августка 61,18 сумга әйләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot