Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бензин бәяләре үсеше акрынайды
Татарстанда бензин бәяләре сизелерлек кыйммәтләнеп алганнан соң, 23-30 сентябрьдә аның бәя үсеше акрынайды, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Республикада премиаль маркалы (АИ-98 һәм аннан югарылар) бензин 15 тиенгә арткан (0,19 процентка) һәм бер литры өчен 76,45 сумнан 76,60 сумга әйләнгән.
Дизель ягулыгы 6 тиенгә (0,08 процентка) арткан һәм бер литры 62,01 сумнан 62,07 сумга әйләнгән.
Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензин нибары 1 тиенгә кыйммәтләнгән, бер литры 51,67 сумнан 51,68 сум булган. АИ-95 бензины бәясе үзгәрмәгән – бер литры 56,50 сум калган.
Росстат мәгълүматлары буенча, нәтиҗәдә, сентябрьнең соңгы атнасында Татарстанда бензинга уртача бәя нибары бер тиенгә генә арткан һәм бер литры өчен 54,11 сумнан 54,12 сум булган.
Тулаем алганда бу вакыт эчендә илдә бензин бәясе 0,1 процентка кыйммәтләнгән (бер литры 58,62 сумнан 58,72 сум), ә дизель ягулыгы бары тик 3 тиенгә арткан (бер литры өчен 66,94 сумнан 66,97 сум булган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз