news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр

ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанда бензин бәясен арттырырга тәкъдим иттеләр
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда бензин бәясен 2-4 сумга арттырырга тәкъдим иттеләр. ТР Нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре ассоциациясе республикада ягулыкка бәяләрне арттыру тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда Нефть продуктларына бәяләр мониторингы буенча эшче төркем рәисе Роберт Гыйләҗев исеменә хәбәр килү турында Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе бүлек җитәкчесе Людмила Александрова әйтте.

"Бүгенге көнгә мондый бәяләр кую кирәк: "Премиум“ АИ-95 — 42,50 сум/литр; "Регуляр“ АИ-92 — 41 сум/литр; "Нормаль“ АИ-80 — 38,50 сум/литр; дизель ягулыгы  — 42,50 сум/литр", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәяләрне арттыру буенча киңәшләрне нефть продуктларына мониторинг буенча эшче төркем утырышында караячаклар.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсендә бернинди дә конкрет мәгълүмат булмавын әйттеләр. Бәяләр кайчан һәм күпмегә артачагы әлегә билгеле түгел. Шулай да АЗС хуҗалары идарәгә мөрәҗәгать итеп бәяләрне арттыруны сорыйлар. Бу сорауны эшче төркем утырышында тикшерәчәкләр. Киңәшмә кайчан буласы билгеле түгел, дип сөйләде Людмила Александрова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100