news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Белоруссия өчен көрәшкән сугышчыларны искә алачаклар
6 июль көнне 12 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Татарстанлылар – Белоруссияне азат итү өчен сугышта” темасына лекция узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). 6 июль көнне 12 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында “Татарстанлылар – Белоруссияне азат итү өчен сугышта” темасына лекция узачак. Чара Бөек Ватан сугышы елларында Днепр сызыгында 18-нче Казан укчылар дивизиясенең фашистларга каршы көрәшүгә - 69 ел һәм Мински шәһәрен азат итүгә 66 ел тулуга багышлана.
Шундый чараларны үткәрү музей-мемориал өчен инде традициягә әйләнде. Бу очрашуларга Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнары килә. Музей экспозициясендә 18-нче Казан укчылар дивизиясенә караган предметлар, ядкарьләр тәкъдим ителә.
1941 елның июль башында Казанда оешкан 18-нче укчылар дивизиясе Днепр елгасы буенда дошманны туктатырга дигән боерык ала. Башка дивизияләр дошман һөҗүменә каршы тора алмый. Казан дивизиясе исә ахырына кадәр сызыкта торып сугыша. Бары тик чигенү турында боерык алгач кына, берничә йөз сугышчыдан торган дивизия Ярцев шәһәре янына чигенә. Сугышчыларның бу батырлыгы китапларга кереп кала. Белоруссиядә дивизия турында нәфис фильм төшерелә. Бу фильмны музейга килүчеләр дә карый алачак, шулай ук Белоруссия өчен көрәштә катнашкан ветераннар белән дә очрашачак. Шуларның берсе – легендар полковник Б.Ломов. Аның артиллерия батареясы Витебск өчен сугышта 6 дошман танкын һәм 2 бронемашинаны тар-мар итә.
Очрашуда Татарстанда оешкан һәм Белоруссия янында көрәшкән башка дивизияләр турында да сүз барачак. Бу дивизия сугышчылары Белоруссияне азат иткәндә сугыш кырларында ятып кала. Күптән түгел республиканың эзләнүчеләр отряды Белоруссия территориясендә һәлак булган сугышчыларны табу һәм күмү өчен экспедициягә китә. Музейга килүчеләр Татарстандагы эзләнү эше хакында белә алачак. 18-нче укчылар дивизиясендә сугышкан хәрбинең кызы - А.Дерябина (Ларионова) Алманиянең Цайтхайне шәһәрендә 304-нче санлы хәрби әсирләр лагере зиратында әтисе каберен табуы турында сөйләячәк. Бу турыда ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2