news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда Бельгия предприятиеләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узачак

Очрашуларның максаты Бельгия һәм Татарстан предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 17 ноябрьдә Татарстанда Бельгия предприятиеләре вәкилләре белән адреслы очрашулар узачак. Бу чараны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы оештыра.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуларның максаты Бельгия һәм Татарстан предприятиеләре арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру. Республика предприятиеләре вәкилләре 13 ноябрьгә кадәр ТР Сәүдә-сәнәгать палатасына заявкалар биреп, Бельгия фирмалары белән сөйләшүләрдә катнаша ала.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100