news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Беларусь троллейбуслары пәйда булырга мөмкин

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусь предприятиеләре продукциясен тәкъдим ителде

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казанда Универсиадага Беларусь троллейбуслары пәйда булырга мөмкин. Бүген Беларусь Республикасы Премьер-министры Сергей Сидорский җитәкчелегендәге делегациянең Казанда рәсми визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беларусьта җитештерелгән пассажир транспортының яңа моделен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү «Химград» технополис территориясендә узды. Ул башланыр алдыннан кунаклар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында технополиста эшләүче производстволарны карады.
Кунаклар өчен ачык мәйданда Берусьта җитештерелгән автобуслар һәм троллейбуслар күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнехановка иң заманча троллейбуслар һәм “МАЗ” туристлык лайнеры тәкъдим ителде. Бу модельләр Россия шартларына яраклаштырылган.
Татарстан башлыгына пластик карталар ярдәмендә юл хакын түләү һәм керүче–чыгучы пассажирлар саны алу системалары тәкъдим ителде. Татарстан Президенты 2013 елда булачак Универсиада өчен Казанга яңа троллейбуслар сатып алырга кирәк дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot