Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре башлана
Бүген Татарстанда Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре башлана. Мәдәни чаралар Казан шәһәре белән генә чикләнмичә, Югары Ослан районын да колачлаячак.
«Мәдәният көннәре уңаеннан Казанның «Республика» сәүдә үзәгендә урнашкан «Синема 5» кинотеатрында белорус фильмнары күрсәтеләчәк. Тамашачыга Дмитрия Астрахана «Судьба диверсанта» һәм Иван Павловның «Подрыв» фильмнары тәкъдим ителә. Башлана – 18.00 сәгатьтә. Керү – түләсез», - дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Иртәгә – 18 августта - Горький һәм Шаляпин әдәби-мемориаль музейларында Беларусь рәссамнарының «Песняры зямлі беларускай» дип аталган күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 30 августка кадәр эшләячәк.
Ә 17.00 сәгатьтә Качалов театры фойе-атриумында белорус рушниклары күргәзмәсе ачыла. Ачылу тантанасында Брест өлкәсенең «Хотиславяне» халык җыр һәм бию анссабле катнаша. 18.00 сәгатьтә Беларусь Республикасы сәнгать осталары концерты.
19 августта Татарстан халыклары дуслыгы йортында да белорус милли киемнәре күргәзмәсе ачыла. 16.00 сәгатьтә Беларусь сәнгать осталары чыгыш ясаячак.
20 августта Югары Ослан районының Печищи авылында урнашкан Янка Купала музеенда белорус әдәбиятыы классигы Янка Купалага мемориаль такта ачыла. Белорусь халык шагыйре биредә 1941 елның ноябреннән 1942 елның июненә кадәр эвакуациядә яшәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз