Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БДИның төп этабы башлана
Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны төп этапта 2 июльгә кадәр бирәчәк.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы башланды, ул 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтихан тапшыра.
Татарстанда БДИның төп этабында имтиханны 16 меңгә якын кеше (узган ел алар 14,5 меңнән артык иде) бирәчәк. БДИ 14 фән буенча үткәрелә.
Республикада 84 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, аларда 1406 аудитория исәпләнә. Аларның һәркайсында видеокамералар урнаштырылган.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теленнән – 24, математикадан 27 балл җыярга кирәк.
БДИның көзге этабы 4-15 сентябрь көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз