news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БДИның алдан бирү этабы башлана

Алдан бирү этабында катнашу өчен 14 гомумбелем предметы буенча 1161 укучы гариза биргән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 23 марттан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү этабы башлана, ул 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, алдан бирү этабында катнашу өчен 14 гомумбелем предметы буенча 1161 укучы (узган ел мондый теләк белдерүчеләр 339 булган) гариза биргән. Шуларның 10сы быелгы чыгарылыш укучылары, 229 - урта профессиональ уку йортынан, 922 – узган еллардагы чыгарылыш укучылары.

Имтиханнар бирү 3 урында булачак: 3 нче һәм 8 нче номерлы Казан гимназияләре һәм Яр Чаллының 11 нче мәктәбе. Шулай ук бер урын академик В.М. Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсе базасында ачылачак.

Гадәттәгечә, имтихан бирү урыннары видеокүзәтү һәм металлорамкалар белән җиһазландырылачак.
23 мартта имтихан географиядән (13 кеше), информатика һәм мәгълүмати коммуникатив технологияләр фәненнән (80 кеше) Совет районының 8 нче гимназиясендә узачак.

27 мартта имтихан булачак өч урында да рус теленнән сынау үтәчәк, бу фәннән иң күбе - 622 кеше имтихан бирергә теләк белдергән. 29 мартта тарих һәм химия буенча, 31 мартта – база һәм профиль дәрәҗәсендәге математика буенча, 3 апрельдә – чит телләр (телдән алу өлеше), 5 апрельдә – чит телләр, биология һәм физика буенча, 7 апрельдә җәмгыять белеме һәм әдәбияттан имтиханнар узачак. 10-14 апрельгә резерв көннәре билгеләнгән.

Бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү этабында 48 күзәтүче - югары уку йортлары һәм Россия студентлар союзы вәкилләре эшләячәк.

Россия буенча әлеге этапта катнашу өчен 84 төбәктән 44 мең кеше гариза биргән. Барлыгы имтихан үткәрү өчен 275 пункт кулланылачак.

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп вакыты - 29 майдан 1 июльгә кадәр булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100