news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда БДИ видеокүзәтүләренә 34 млн сум акча тотылачак

Акча республика бюджетыннан бүленә.

Татарстанда БДИ видеокүзәтүләренә 34 млн сум акча тотылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары видеокүзәтүләренә һәм видеоязмаларга 34 млн 426 мең 500 сум акча тотылачак. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Акча республика бюджетыннан бүленгән.

Заказчы – Республика белем сыйфаты мониторинг үзәге. Башкаручы 12 мартта электрон аукционда ачыкланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100