Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БДИ тапшыручылар арасында 340 кеше йөз баллы нәтиҗә алган
Татарстанда химия, әдәбият, тарих, рус теле һәм математика буенча БДИ тапшыручылар арасында 340 кеше йөз баллы нәтиҗә алган. Шул исәптән ун чыгарылыш укучысы ике фән буенча 200 балл алуга ирешкән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«КФУның IT-лицеен тәмамлаган Ләйсән Шакирова аерым игътибарга лаек, ул берьюлы өч фән – рус теле, химия һәм профильле математика буенча югары балл алды. Бу шул исәптән уку йортында әзерлекнең югары дәрәҗәсе нәтиҗәсе», - диелә хәбәрдә.
Татарстан авыллары һәм кече шәһәрләрендә дә уңышлы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар шактый. Мәсәлән, Зәйнең 6 нчы мәктәбен тәмамлаган Азалия Галимова рус теле һәм әдәбиятыннан 100 балл җыйган.
Быел Галимова шулай ук инглиз һәм рус телләре буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры, геология һәм инглиз теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз