Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда БДИ тапшырудан баш тартучылар саны кимегән
Татарстанда узган ел белән чагыштырганда дәүләт йомгаклау аттестациясеннән баш тартучылар кимегән. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре тарафыннан шәхси мәгълүматны эшкәртүдән баш тартуларын кисәтү буенча эш уңышлы башкарылган. Алар имтихан тапшыруга кертү өчен кирәк, дип сөйләде министр.
«Бу эшне республика прокуратурасы, судлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хуплады. Мондый гаризалар узган елны ун булса, быел бу эш нәтиҗәләре буенча алар өчкә кадәр кимеде. Ягъни, быел бездә БДИ тапшырудан баш тартучылар нольгә тигез, ә төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшырудан баш тартучылар нибары – өч. Алар барысы да Казаннан», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз