news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда бавырны һәм йөрәкне күчереп утырту операцияләре ясалачак

2010 елның ахырында Татарстанда бавырны һәм йөрәкне күчереп утырту буенча беренче операцияләр ясалачак дип көтелә

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 2010 елның ахырында Татарстанда бавырны һәм йөрәкне күчереп утырту буенча беренче операцияләр ясалачак дип көтелә. Бу турыда кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада трансплантологияне үстерү мәсьәләләренә багышланган утырышта әйтелде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә сәламәтлек саклау өлкәсенең алдынгы белгечләре – кардиохирурглар, трансплантологлар, реаниматологлар, урологлар катнашты. Министр тарафыннан Республика клиник хастаханәсендә - бавырны, ә Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә йөрәкне күчереп утырту эшен җәелдерү бурычын куйды. Шулай ук Айрат Фәррахов Республика клиник хастаханәсендә бөерне күчереп утырту эшен үстерү кирәклеген дә ассызыклады.

«Безнең медицина өчен бу юнәлешләрне үстерү аеруча мөһим. Күп кенә авырулар ярдәмебезгә бүген мохтаҗ. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен бездә кадрлар һәм техник мөмкинлекләр җитәрлек”, - диде Айрат Фәррахов. 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100