news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Батыр» яңа батальоны хәрбиләре контракт төзегәч 360 мең алачак

Татарстанда «Батыр» яңа батальоны хәрбиләре контракт төзегәч 360 мең алачак
Фото: «Татар-информ»

Контракт буенча хәрби хезмәткә алынган һәм «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарына җибәрелгән гражданнар 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак. Әлеге карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Казан шәһәре хәрби хезмәткә сайлау пункты яки Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатыннан контракт буенча хәрби хезмәткә алынган һәм «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» исемле батальоннарына җибәрелгән гражданнар өчен 360000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне социаль ярдәм чарасы сыйфатында билгеләргә», диелгән документта. Карар бүгенге көннән үз көченә керә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан хәрби хезмәткәрләреннән «Батыр» яңа батальонын формалаштырулары турында тәфсилләп сөйләгән иде. Яңа батальон Самара өлкәсендә формалаштырыла, ул нигездә татарстанлылардан торачак. Ләкин искәрмәләр дә бар. Батальонга башка төбәкләрдән эләгергә теләүчеләргә республиканың хәрби комиссариатларында контракт төзергә кирәк.

Яңа мотоукчы батальоны агымдагы елның май аеннан июнь аена кадәр формалаша. Батальонга 18 яшьтән алып ир-атлар эләгә ала. Батальонга сайлану өчен теләк, медицина тикшерүен узу һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты аша контракт буенча хезмәткә алыну төп критерийлар булып тора.

«Батыр»га эләккән һәр кешегә республика Хөкүмәтеннән 360 мең сум һәм Саклану министрлыгыннан 195 мең сум түләнә. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте хәрбиләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100