news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр

"Идел" проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә, ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала.

Татарстанда баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр
Султан Исхаков

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Фәйзуллина). Татарстан елгаларында баткан судноларны киләсе елның икенче яртысында күтәрә башларга мөмкиннәр. Әлеге мәсьәлә елгаларны чистартуны үз эченә алган “Идел” – “Волга” проектына кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Инсаф Галиуллин җиткерде.

“Идел” – “Волга” проекты Россия Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләнә. Ул 17 төбәк юнәлешен үз эченә ала. Аерым алганда, Татарстанда Республика транспорт министрлыгының аерым программасы тормышка ашырылды инде. Аның кысаларында баткан суднолар картасы төзелгән иде.

Узган ел елга төпләрендәге барлык баткан корабльләр һәм баржалар тикшерелде. Экология куркынычы дәрәҗәсе бәяләнде. Аларны күтәрү өчен кирәк булган сумма ачыкланды. “Сүз Татарстан мәйданнарындагы йөзләгән судно турында бара”, – дип билгеләп үтте спикер.

Федераль үзәк белән әлеге мәсьәләдә фикер алышу булган. Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка субъектларына да таратылачак. Программа тулаем киләсе ел уртасында формалашып бетәчәк, дип йомгаклады чыгышын Инсаф Галиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot