Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда басма матбугат сату киосклары эшли башлады
42 павильонның 22се үз эшен яңартты.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). 6 апрельдә Татарстанда басма матбугат сату киосклары эшли башлады. Бу хакта «Казанские ведомости» яза.
Дүшәмбе, 6 апрельдә, Казанның басма продукция сату киоскларының эшен тыю гамәлдән чыгарылды. 30 мартта Татарстан территориясендә гамәлгә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә, җирле газета киосклары үз эшчәнлеген 7 көнгә туктатты. Әмма дүшәмбе көнне аларның күбесе сатып алучылар өчен кабат ишекләрен ачты.
«Бу катлаулы вакытта басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиеш. Күпләр өчен ул — бердәнбер мәгълүмат чыганагы һәм тышкы дөнья белән төп элемтә», — диде Себер трактында урнашкан басма павильоны сатучысы.
Челтәрдәге 42 павильонның 22се үз эшен яңартты. Бу сатучыларның яртысыннан артыгы 65 яшьтән артып китүгә бәйле. Өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус белән авыруның риск төркемендә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз