news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Башкортстаннан килгән балыкчыны эзлиләр, аның ике иптәше батып үлгән

Татарстанда Башкортстаннан килгән балыкчыны эзлиләр, аның ике иптәшен Актаныш районы Татар Ямалысы авылы янында Агыйдел елгасына баткан килеш тапканнар.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Башкортстан кешеләре – 32, 40 һәм 43 яшьлек ир-атлар Башкортстан республикасы Краснокама районы ягыннан көймәгә утырып балыкка килгән.

Көймә әйләнеп капланган, 43 һәм 40 яшьлек ике ир батып үлгән.

Өченче ирне эзләү эшләре бүгенгә тәмамланган һәм иртәгә дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot