news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Башкарма комитетның җиде хезмәткәре керемнәр турындагы мәгълүматны яшергән

Закон бозган барлык түрәләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Башкарма комитетның җиде хезмәткәре керемнәр турындагы мәгълүматны яшергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Республиканың Чирмешән районы прокуратурасы ачыклаганча, Башкарма комитетның җиде хезмәткәре эш бирүчедән үз керемнәре турындагы мәгълүматны яшергән.

Шуңа бәйле рәвештә, прокуратура Башкарма комитет җитәкчесенә ачыкланган хилафлыкларны бетерергә күрсәтмә биргән. Закон бозган барлык түрәләр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot