news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда башкарма комитет башлыгы автомобиль үзләштерүдә шикләнелә

Авыл җирлеге башлыгына «Үзләштерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда башкарма комитет башлыгын внедорожникны металлоломга «озатып», үзендә калдыруда шикләнәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре узган елның октябрендә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитетының 53 яшьлек җитәкчесе баланстан «Мицубиси Паджеро» автомобилен чыгаруын ачыклаган. Шуннан соң ул ЮХИДИ бүлегенә утильләштерү турында ялган таныклык биреп, автомобильне исәптән төшергән. Чынлыкта исә ир-ат внедорожникны үзләштергән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оператив хезмәткәрләре тикшерүчеләр белән бергә ир-атның гамәлләреннән килгән зыянның 100 мең сумнан артып китүен ачыклаган.

«Элегрәк ир-атка карата, моңа нигезе булмаган гражданнарга, законсыз фатир бирү факты буенча җинаять эшләре кузгатылган иде», - дип сөйләде агентлыкка Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Башкарма комитет башлыгына «Үзләштерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында ир-ат торак пункттан чыгып китмәү турында имза салган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100