news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тепловоздагы янгынны сүндергәннәр

Янгын, транспорт чарасының электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле, чыккан булырга мөмкин

Татарстанда тепловоздагы янгынны сүндергәннәр
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр тепловозның мотор урнашкан өлешендәге янгынны сүндергән. Янгын башка вагоннарга күчәргә өлгермәгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 16.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына «Әлмәт-Грузовой» станциясе сакчысы тепловозның мотор урнашкан өлешендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән.

Янгын урынына 15нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Алар ут капкан тепловозга тагын 22 вагон тоташтырылуын һәм аларга да ут күчү куркынычы булуын ачыклаган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, машинист белән ярдәмчесе янгынны сүндермәкче булган.

Янгын сүндерүчеләр утны биш минутта сүндергән дә. Янгын тепловозның электр үткәргечен юк иткән. Шулай ук дизель патрубкалары, коллектор һәм аккумлятор да зыян күргән. Янгын 4 кв метр мәйданга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын, транспорт чарасының электр үткәргечләре төзек булмау сәбәпле. чыккан булырга мөмкин



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100