news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда баш миенең РКТ һәм МРТ нәтиҗәләрен ясалма интеллект укый башлаячак

Татарстанда рентген компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе сурәтләрен ясалма интеллект укыячак. Бу хакта ведомствоның йомгаклау матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

«Республика радиология дата-үзәге ясалма интеллектның өч төрен куллана. Бу – флюорография, маммография һәм үпкәләрнең КТ сурәтләрен укыганда. РКТ һәм МРТны да укый башлау планлаштырыла», - диде сәламәтлек саклау министры.

Абашев табиб һәрвакыт ясалма интеллект эшен тикшерә, дип ышандырды. Ясалма фәһемгә тулысынча таяну тыела, чөнки тикшеренүләрнең 11 процент очрагында ул хаталар җибәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot