news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Игътибар, барыгызга да!» хәбәрен алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Иртәгә, халыкка хәбәр итү системасын сирена кабызып тикшергәндә, «Игътибар, барыгызга да» хәбәрен алганда, каушап калырга кирәкми. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

«Каушап калырга кирәк түгел. Мөмкин булганча, йә радиоалгычны, йә телевидениене кабызырга кирәк, анда халыкка нәрсәләр эшләргә кирәклеге әйтеләчәк. Моннан тыш, куркып калмасыннар өчен балаларга аңлатырга кирәк», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot