news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин

“Татар-информ” хәбәрчесе матбугат очрашуында Татарстанда журналистлар бергәлеге оештыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин
Солтан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда барлык өлкә журналистларын берләштергән ирекле оешма барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуы вакытында билгеле булды. Матбугат конференциясе “Ватаным Татарстан” газетасының 100 еллык юбилеена багышланды.

“Татар-информ” хәбәрчесе “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәровка Татарстанда журналистларны бергә туплаган оешма булдыру кирәклеге һәм бу бергәлекне әлеге газета базасында булдыру тәкъдиме белән чыкты.

“Кеше кайчан туплана? Авыр вакытта. Йорт салганда, үлем-китеп булганда, татарларның күмәк башкара торган эше – өмәсе бар. Җәмәгать, безгә хәзер шундый заман килде. Хәзер бер-беребез белән бәйләнешеп китә торган чак түгел, кирәк вакытта бер-беребезне тулыландырып, ярдәм кулы сузып эшли торган вакыт килеп җитте. Чөнки безнең кечкенә генә эшебез дә милләт өчен бик зурга әйләнәчәк, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Ул шулай ук әлеге идеяне тормышка ашырыр вакыт җитүенә дә басым ясады.

“Татарстан Журналистлар берлегендә мин президиум әгъзасы түгел. Әмма мине, татар журналистлары белән эшләсен дип, рәсмирәк кенә бер вазифага куйганнар иде. Күңеле булсын, дип кенә. Мин дә ярар дидем. Алар күңеле булсын, дип куйды, мин аларның күңеле булсын, дип йөрим шунда. Менә моны чыннан да тормышка ашырыр вакыт җиткән икән. Безгә беркем дә: “Татар журналистлары, әйдә, утырыгыз яки татар журналистларына импульс бирегез”, дип әйтмәячәк. Кемгә кирәк ул? Бүген һәркемнең үз кайгысы бар. Безгә үзоешма булып, үзебезгә оешырга вакыт җиткән икән”, – диде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров оешманың якынча форматын да күз алдына китерә.

“Берләшү ул - бер-берең янына килеп, матур күлмәк күрсәтү генә түгел, җан тарткан кешеләр белән аралашуларны, очрашуларны ешайтырга кирәк безгә. Шулай булганда, безгә тия алмыйлар”, - диде ул.

Матбугат очрашуында катнашкан журналистларга мөрәҗәгать итеп, Миңназыйм Сәфәров: “Сез теләктәшлек күрсәтсәгез, мин бу эшне башларга, бергәлек оештырырга әзер”, – дип тә өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100