news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда барлык торак пунктлар да электр уты белән тәэмин ителгән

Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзер республика автоюлларында хәл тотрыклы

  (Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда барлык торак пунктлары да электр уты белән тәэмин ителгән.
Һава шартлары бозылу сәбәпле, 2 февральдә электр энергиясе бетә. Көчле җил һәм кар яву нәтиҗәсендә, республиканың дистәләгән торак пунктында электр үткәргечләре өзелгән.
2 февральдә 19.00 сәгатьтә Татарстанның 17 муниципаль берәмлегендә 33 мең 220 кеше яши торган 100 торак пункт утсыз калган. Шулай итеп, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Алексеевск, Аксубай, Спас, Чистай, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Кукмара һәм Мамадыш районнарында, шулай ук Казанда 46 социаль объектта ут беткән.
Авария нәтиҗәләрен бетерүгә "Сетевая компания" ААҖ нең 186 кеше һәм 93 берәмлек техникадан торган 93 бригадасы җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзер республика автоюлларында хәл тотрыклы. Федераль һәм республика автоюллары буенча җиңел, пассажир һәм йөк автотранспорты хәрәкәте чикләнмәгән.
Казанга йөк автотранспортын кертү чикләнгән, чөнки күпсанлы кар чистартучы техника катнашында шәһәр юллары чистартыла.
М7 трассасының 853 нче км да (Шәле торак пункты тирәсе) җылыну өчен мобиль пункт эшли, анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе оператив төркеме һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгеннән бер бригада кизү тора. Шулай ук халыкка юл шартлары бозылу һәм сәфәрләргә чыгудан тыелып тору турында белдерү өчен мобиль комплекс урнаштырылган.
Моннан тыш, М7 трассасының куркыныч участокларында җылыну өчен 4 мобиль пункт эшли. Тагын шундый 9 пункт эшләү өчен әзер. “Буран” оператив планы буенча республика юлларында 538 кардан чистартучы техника эшли. Шул исәптә федераль трассаларда – 177 берәмлек, төбәкнекендә – 361.

news_right_1
news_right_2
news_bot