Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлык медицина оешмаларын цифрлы электрокардиографларга күчерү планлаштырыла
Быел Татарстанда барлык медицина оешмаларын цифрлы электрокардиографларга күчерү планлаштырыла. Татарстанның сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Демьянова бу хакта Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында әйткән иде.
Аның сүзләренчә, шул рәвешле республикада яшәүче һәркемнең йөрәк эше ритмы буенча профилен булдыру мөмкинлеге туачак.
Елена Демьянова әйтүенчә, цифрлы электрокардиографларга күчү ясалма фәһем кертү өчен дә мөмкинлекләр бирәчәк. Ул йөрәк ритмы бозылу баш мие кан әйләнешенә зыян салып, инсультларга еш китерүен искәртте.
Бүгенге көндә «Бердәм кардиолог» системасы архивында 10 млн нан артык цифрлы ЭКГ тупланган. 2343 цифрлы электрокардиограф кулланыла. «Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыкканда, йөрәк эшчәнлеге ритмы теркәлеп барачак», – диде Елена Демьянова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз