news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

8 апрельдән 14 апрельгә кадәр бер атна эчендә Татарстанда барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бераз кыйммәтләнгән. Бу Татарстанстат статистикасыннан күренә.

Мәсәлән, 15 апрельгә АИ-92 маркалы бензинны 1 литр өчен уртача 49,33 сумга (8 апрельгә булган бәя белән чагыштырганда +0,10 процент), АИ-95не 53,17 сумга (+0,11 процент), АИ-98не 66,91 сумга (+0,37 процент) сатып алырга мөмкин булган.

1 литр дизель ягулыгы 59,80 сум тора башлаган – бер атна элек аны 59,73 сумга (+0,11 процент) сатып алырга мөмкин иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100