Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда барлык лагерьлар тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда барлык лагерьларның территориясе тычкан һәм талпанга каршы эшкәртелгән.
Ул бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде. «Балаларның имин ялын кайгыртып, лагерьларның территорияләре чистартылды, эшкәртелде. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлап чыгу өчен шартлар уңай булды. Шуңа күрә быел тычканнар күп. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк таралу куркынычы булмасын өчен, барлык чаралар күрелде. Быел республикада шундый 104 очрак ачыкланды», – диде Марина Патяшина.
Ул җәйге ял кампаниясенә әзерләнүче лагерьларның санитар-эпидемиологик бәяләмә алу мөһимлеген искәртте. Документ бер ел гамәлдә. «Бүгенге көндә лагерьларның 95 процентына рөхсәт бирелгән. Барлык көндезге лагерьлар ул рөхсәтне алды. Бер генә лагерь да рөхсәтсез ачылмаячак. Без моны күзәтеп торабыз», – дип белдерде Патяшина.
Бүгенге көндә шәһәр читендә эшләүче 66 ял учреждениесе һәм 4 чатыр лагере балалар кабул итә, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз