Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда барлык кырларның чикләре ачыкланган
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны күзәтеп тору өчен, дроннар (квадрокоптерлар) кулланыла.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстанда бүгенге көнгә барлык кырларның чикләре ачыкланган. 2018 елда кырларның 57%ы паспортлаштырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республика агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасы проектын эшләтеп җибәрде. Проект авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану, аларны дөрес планлаштыру һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык этапларын контрольдә тоту, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мониторингы алып бару өчен билгеләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны күзәтеп тору һәм аларның мониторингын алып бару өчен һәм, гомумән, перспектив юнәлешләр өчен авыл хуҗалыгында дроннар (квадрокоптерлар) кулланыла. Андый аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре алган. Бу гаджетлар зур биеклектән сыйфатлы фото- һәм видеотөшерүләр ясый һәм авыл хуҗалыгы культуралары җирләренең торышы турында дөрес мәгълүмат бирә ала, дип яза министрлыкның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз